ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

23 нче март көнне Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 28 нче лицеенда 1 нче бөтенрәсәй ачык иҗади конкурсы уздырылды. "Пушкин укулары" дип исемләнгән иҗади бәйгедә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Хөсниярова Зөлфия катнашты. Ул "Зима по Пушкину" дигән  иҗади компьютер бәйгесендә мастер - класс күрсәтте һәм диплом белән бүләкләнде. Зөлфияне бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Биология укытучысы Валиева Алсу Рифовна фәнни-практик конференциядә катнашты.

Мәктәп күләмендә "Кайнар йөрәкләр" исемле Бөтенрәсәй яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында бәйге оштырылды.Бәйгедә инша, рәсем, командалар арасында ярышлар үткәрелде.Бу чарада МЧСтан Яхин Искәндәр катнашты.Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты"МБУ-сендә үзешчән сәнгать коллективлары смотрына әзерлек бара.

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары арасында, мәктәп күләмендә “Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка  һәм  сәнгатьтә чагылышы” исеме астында иншалар бәйгесе игълан ителде. Җиңүче үзенең эше белән район этабында катнашачак.

          23 нче март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә 2016 нчы ел - Су саклау зоналары елына багышланган очрашу үткәрелде.

Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы 5 нче марттан 24 нче мартка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә "ФГОС һәм профессиональ стандарт шартларында рәсем сәнгате укытучысының методик әзерлеген камилләштерү" темасы астында үткән 108 сәгатьлек курсларда булып кайтты. 

2015 елдан башланган бөтенрәсәй сынау эшенә әзерлек максатында 4 кл укучылары белән математика, рус теле һәм әйләнә-тирәдән тестлар эшлиләр.  Сынау эшләре укучыларның белем сыйфатын, дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итәчәк.

28 нче март көнне укучылар математика фәненнән сынап карау ТДИ (ОГЭ) үттеләр. Безнең мәктәп укучылары әлеге сынауны уңышлы гына үттеләр.

Биология укытучысы Н.Х.Гилванова 21 нче марттан 26 нчы мартка кадщр Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында "Биология һәм химия" белгечлеге буенча сессиядә катнашып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International