Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты"МБУ - сендә үзешчән сәнгать коллективларының смотрына әзерлек бара.Репертуарга халык биюләре, туган авыл турында җирле авторларның җырлары, Г.Тукай шигырьләре, ялгыз номерлар кертелгән.Әйтергә кирәк, коллектив членнары репетициягә бик теләп йөриләр.Кич белән клублар гөрләп тора, үзешчәннәргә район мәдәният йорты белгечләре дә ярдәм итә.Аларга бары тик уңышлар гына телисе кала.