ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

26 нчы март көнне Алабуга шәһәрендә "Без талантлар эзлибез" дигән ачык республика конкурсы уздырылды. Бәйге  Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте тарафыннан оештырылган иде . Конкурсантлар 10 номинациядә көч сынаштылар. Чалманарат мәктәбенең 8 класс укучысы Хөсниярова Зөлфия Айдар кызы "Хореография-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

 Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан район күләмендә уздырылган  "Тукайның  замандашлары" исеме астында узган шигырь бәйгесендә  Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф  укучысы Галләмова Зәлия I урын яулады. Җитәкчесе: Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы. Котлыйбыз!

Яңа Әлем мәктәбендә үткәрелгән "Шәп әйдәман" конкурсының финал этабында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Сафина Гөлгенә уңышлы чыгыш ясап, "Иң матур әйдаман" номинациясендә җиңүче булды. Җитәкчесе: Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы.

Каурыйлы дусларыбызны каршылау өчен барысы да әзер. Күҗәкә мәктәбе укучылары күчмә кошларны каршылау өчен барысын да әзерләделәр. Укучыларны кош ояларын ясауга   “Экологик сукмак” конкурсы этәрде. Конкурс шартлары буенча иң матур һәм уңайлы кош оясы ясаучыны билгеләячәкләр.

30 март көнендә “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, милли   үзаң тәрбияләүгә шартлар тудыру, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” республикакүләм бәйгесенең район этабы үткәрелде.  Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 5 класс укучысы Гараева Алсу , 6 класстан Гайнетдинов Айназлар катнашты һәм уңышлы  чыгыш ясадылар, укытучылары – Нургалиева В.Н., Шайхразиева Фәрдүнә.

Әлмәт шәһәрендә уздырылган Клара Булатова исемендәге премия бирү өчен уздырылган иҗади эшләр бәйгесендә укучыларның актив катнашуларына ирешкән өчен, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рафаел кызы Исрафилова кыйммәтле бүләккә ия булды. Аны укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдәге җиңүе белән котлыйбыз,  киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

 Каникуллар булуга да карамастан, чыгарылыш класс укучылары дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам иттеләр.Бүген укучылар рус теленнән ОГЭ биреп карыйлар.Аларга уңышлар телибез.

Николай Орлов исемендәге балалар оешмасының “Дельфиннар” отряды әйдаман 8 класс укучысы Вагизова Алия “Иң шәп әйдаман” республикакүләм отряд әйдаманнар бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, “Иң актив әйдаман” номинациясендә җиңүче булды һәм Диплом белән бүләкләнде.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Әлмәт театры бездә кунакта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International