26 нчы март көнне Алабуга шәһәрендә "Без талантлар эзлибез" дигән ачык республика конкурсы уздырылды. Бәйге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте тарафыннан оештырылган иде . Конкурсантлар 10 номинациядә көч сынаштылар. Чалманарат мәктәбенең 8 класс укучысы Хөсниярова Зөлфия Айдар кызы "Хореография-соло" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.