23 нче март көнне Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 28 нче лицеенда 1 нче бөтенрәсәй ачык иҗади конкурсы уздырылды. "Пушкин укулары" дип исемләнгән иҗади бәйгедә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Хөсниярова Зөлфия катнашты. Ул "Зима по Пушкину" дигән иҗади компьютер бәйгесендә мастер - класс күрсәтте һәм диплом белән бүләкләнде. Зөлфияне бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез