2нче апрель көнне Татар Ямалы авыл китапханәсендә " Балалар китабы иленә сәяхәт" исемле балалар иртәсе булып узды.
30-31 март көннәрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы призына уздырылган милли көрәш ярышында катнашып Пучы мәктәбе командасы 1 урынны яулады.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе, “Мәрхәмәтле Татарстан. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында үз китап укучылары арасында “Мәрхәмәтлелек!” Бу сүз нәрсә аңлата?”дигән исем астында иншалар конкурсы игълан итте.
2 нче класс укучылары башлангыч класс укучылары өчен "Кошлар - безнең дуслар" дигән бәйрәм иртәсе үткәрделәр.
31 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә педагогик совет утырышы узды.
2-нче апрель көне елдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - халыкара балалар китабы көне үткәрелә!
Бу бәйрәмне 1967нче елдан алып, Һанс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә.
Шул уңайдан мәктәп китапханәчесе Шарафетдинова Н.В. һәм авыл китапханәчесе Акмалова Л.Р. Күҗәкә мәктәбендә башлангыч класс укучыларына яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру кичәсе оештырдылар.
1 апрель - Юмор көне уңаеннан укучыларның иҗади эшләре тикшерелде. Һәр класс укучылары кыскаметражлы фильмнар тәкъдим иттеләр. "Мәктәп Ералашы" номинациясендә 8 класс укучылары җиңү яулады.
Иске Кормаш укучылары кошлар көненә сыерчык оялары ясадылар. Һәм агачларга әлделәр.
Иске Кормаш укучыларының кызлары "Нәүрүз" бәйрәмендә бик теләп катнаштылар.Төрле конкурслар оештырылды, кызларның осталыклары җитезлекләре белән хәйран калдырдылар. Оештыручылар Марданова Әдилә һәм Юнысова Гөлназ.
Күҗәкә мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган "Тамчы-шоу" мәдәни чарасында катнаштылар. Мәдәни чараның эчтәлеге кошлар турында, аларның яшү рәвешен күзәтү белән бәйле иде. 1-6 класс укучылары бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә Акмалова Л.Р. китаплар бүләк итте.