ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Mәгърифәт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең “nsportal.ru” иҗтимагый челтәрендә кадет интернат-мәктшбе укучыларының 7 cыйныф укучысы Фәрхетдинова А.З. һәм 8а сыйныфы укучысы Фазлыева Л.Д. -ның (җитәкчеләре Фәрхетдинова Л.Ф.) иҗади эшләре басылып чыкты. Алар таныклык белән бүләкләнделәр. Аларга алдагы иҗат эшләрендә дә уңышлар телибез!

30-31 нче мартта Актаныш районында Башлык призына 1998 нче елгылардан яшьрәк укучылар арасында татар-башкорт халык спорт көрәше узды.

 

1 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучылары районда үткәрелгән “Аҗаган” хәрби-спорт уенында катнаштылар. Алар стройда йөрү, противогаз кию, турникта тартылу, хәби-тарихи викторинада уз көчләрен сынап, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, балалар!

 


 


 

“Педагогларның һәм ата-аналарның бердәмлеге” бөтенрәсәй конкурсында уңышлы катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангычкласс укытучысы Гүзәлия Гавис кызы Салихова “Педагог альманахы” бөтенрәсәй белем-агарту басмасының Дипломына лаек булды. Котлыйбыз!


3
апрель, 2016 ел
якшәмбе
2 апрель көнне Бурсык авылында Татарстанның халык артисты Равил Галиев концерт булды.

2
апрель, 2016 ел
шимбә

1 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә "Кошлар-безнең дуслар!" исеме астында төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Балалар кошлар турында китаплар белән таныштылар,күп кенә мәгълүмәт алдылар.

1 апрель көнне Уразай мәдәният йортында "Насертдин капчыгы" исеме астында көлке кичәсе үтте.Егетләр төрле  кызык уеннар уйнадылар,Насертдин мәзәкләрен сөйләү буенча  көч сынаштылар.

31 март көнне Уразай  мәдәният йорты  үзешчәннәре Яңа  Әлемдә район  үзешчәннәр смотры  конкурсы  концертының зона өлешендә катнаштылар.Барлык жанрны да тамашачылар  яратып кабул ителәр.

 31 март көнне Яңа Әлем мәдәният йортында район үзәге үзешчән сәнгать коллективлары зона смотр концерты үтте. Зона ярышларында Яңа Әлем, Уразай, Кәзкзй, Аеш, Теләкәй,  Актанышбаш коллективлары көч сынашты. 

1 апрель - Халыкара кошлар көне уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә " Кошлар - табигать сакчылары " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International