ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Сертификатларны кафедра мөдире И.Т.Гайсин һәм КФУ доценты Г.С. Самигуллина тапшырды.

Бүген алар тыл ветераннары турында мәгълүмат җыю белән мәшгуль

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү организацияләре арасында үткәрелгән укытычыларның профессиональ үсешенә грант белән ярдәм итү бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды. 

2 апрель – балалар китабы көне.  Бу көн,  бөек Дания язучысы Г.Х. Андерсеннең исеме белән бәйле, чөнки  бу көнне   әкиятче туган .

1 апрель көнне Иске Кормаш авылында Зөбәер һәм Түке авылы үзешчәннәре катнашында смотр концерты булды.Концертта безнең мәктәпнең укытучылары да актив катнашты һәм үзләренең җырлары, шигырьләре, биюләре ярдәмендә тамашачыларны рухи азык белән баеттылар.Афәрин!

Татар кызлары элек-электән чәчләрен озын итеп үстергәннәр, толымнарга үреп йөргәннәр.. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә озын чәчле кызларыбыз бик күп. 4 нче сыйныфта 6 кыз укый. Аларның барысының да чәчләре озын. Алар матур итеп чәчләрен үреп, төрле прическалар ясап йөриләр. 4 нчы сыйныф кызларын татар матбугатында киң таралган "Акчарлак" газетасы битләрендә күрергә була. 

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр.  Укучылар шулай ук иске ояларны  тазартып, колгаларын ныгытып куярга да онытмыйлар. Быел бу эштә 5 класс малайлары аеруча өлгерлек күрсәтте.    Тиздән алар   ясаган ояларга  сыерчыклар хуҗа булыр, балаларга рәхмәт әйтеп, канат кага- кага, матур җырларын сузар. 

2 нче апрель көнне мәктәбебездә 6, 7, 8 класс  укучылары катнашында “Тамчы-шоу” тапшыруы үткәрелде.Аны китапханәче Хаҗипова Н.Г. оештырды.Укучылар “Зирәкләр” һәм “Йолдызлар” командаларына бүленеп, төрле темалар буенча тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.Җиңүче булып “Зирәкләр” командасы танылды.Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.

Мәктәптә,барлык класс укучылары  "Эковесна" санитар - экологик икеайлык кысаларында уздырылган  "Кошларны каршылыйбыз" дип аталган сыерчык оялары конкурсына катнаштылар.Укучылар ясаган ояларын мәктәп янындагы паркка элделәр.

3а сыйныфында үткәрелгән чаралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International