Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Укучылар шулай ук иске ояларны тазартып, колгаларын ныгытып куярга да онытмыйлар. Быел бу эштә 5 класс малайлары аеруча өлгерлек күрсәтте. Тиздән алар ясаган ояларга сыерчыклар хуҗа булыр, балаларга рәхмәт әйтеп, канат кага- кага, матур җырларын сузар.