Актаныш 1 нче санлы мәктәбе грант яулаучылары

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы 211/16 номерлы 15 нче февральдә чыгарылган "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән укытучыларга грант ярдәме күрсәтү" боерыгы нигезендә 15 нче февральдан башлап 22 нче мартка кадәр республикабыз укытучылары арасында сайлап алу үткәрелде.

Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә "Укытучы-эксперт" һәм "Укытучы-остаз" исемлекләре расланды. Бу исемлектә безнең мәктәп укытучылары да бар. "Укытучы-эксперт" грантын - технология укытучысы Мухамадиев Дилшат Сагитович, "Укытучы-остаз" грантын физика укытучысы Ямалов Филарис Фанисович отты. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International