Югары Яхшый мәктәбе “Дуслык” балалар оешмасының Тимурчылык отрядлары даими өлкәннәргә ярдәмгә бара. Бүген алар тыл ветераннары турында мәгълүмат җыю белән мәшгуль. Кайбер ветераннарыбыз бүгенге көндә авылда яшәмәгәнлектән, әйдәманнар күршеләренә, танышларына кереп информация җыялар. Киләчәктә барлык эшләрне туплап, альбом эшләү бурычы тора.