ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

1 нче апрель – «Халыкара кошлар көне» - экологик бәйрәм. Шушы бәйрәм уңаеннан гимназия-интернат иртәннән үк укучыларны һәм укытучыларны урман һәм кошлар сайравы тавышлары белән каршы алды. Укучылар арасында кошларга багышланган викторина оештырылды.

2 нче апрель көнне елдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе –  халыкара балалар китабы көне үткәрелә!  Бу көн,  бөек Дания язучысы Г.Х. Андерсенның исеме белән бәйле, чөнки  бу көнне   әкиятче туган .Шул уңайдан, мәктәп китапханәчесе Хаҗипова Н.Г, авыл  китапханәчесе Хаҗипова К.М. Зөбәер китпапханәсендә башлангыч класс укучылары белән “Китап-белем чишмәсе” дигән кичә оештырдылар.

30 һәм 31 март көннәрендә “Актаныш” спорт комплексында Актаныш районы башлыгы призына милли татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды. Безнең мәктәптән әлеге ярышта үз авырлыклары буенча 4 укучыбыз катнашты. Ахметов Әмир- 2 урын, Шарипов Айбулат- 4 урын, ә Закиров Искәндәр- 5 урыннарны яуладылар. Афәрин, яшь көрәшчеләребез!

2 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Китап белән дус булырбыз" дигән әдәби сәгать оештырды.

2 апрель конне Актанышнын волейбол ир – егетлэр  жыелма командасы Тукай районынын  Телэнче Тамак авылында кочле командалар арасында волейбол турнирында 3 урын яулап кайттылар.

Безнең мәктәп укучылары зур кызыксыну белән "Зарница" хәрби-спорт уенында катнаштылар. 10 укучыдан торган команда хәрби-тарихи викторинада, физик әзерлек буенча яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. Җитәкчеләре ТИН укытучысы А.Ә.Исламов.

1 нче апрель көнне мәктәптә "Сәләтле балалар - Рәсәй киләчәге" дигән тема астында пелагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова чыгыш ясады. Киңәшмәдә һәр фән иясенең укыту-тәрбия процессында эшчәнлекләренә анализ ясалды. Район контроль эшләренә анализ ясалып, 3 нче чиреккә йомгак ясалды һәм 4 нче чирек өчен план төзелде.

Чуракай мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең смотр концерты.

1 нче апрель-көлке көне уңаеннан Усы авылында бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә Качкын мәктәбе укучылары да үзләренең чыгышлары белән катнаштылар.Матур биюләре һәм уен кораллары белән килгән кешеләрнең күңелләрен күтәрделәр.

2 нче апрель-халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәптә башлангыч класс укучылары белән К.Андерсен әкиятләрен укыдык.Китапларның тарихын өйрәндек.Китап эшчәнлеге буенча призинтация карадык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International