Иске Кормаш мәдәният йортында үзешчәннәрнең смотр концерты.
Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшереп 26 нчы апрельдә узачак “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсына әзерләнәләр. 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе- Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы җитәкчелегендә “Тукай-безнең күңелләрдә!” темасына сыйныф сәгате уздырдылар. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре ясаган рәсемнәрне якладылар. Аның иҗатын, тормыш юлына багышланган презентация карадылар.
31 март конне Чуракай авылы мэдэният йортында авыл узешчэннэренен смотр концерты булды..
Үткән атнада гимназия-интернатта театр атналыгы кысаларында «Театр күңелләрне уятыр” бәйгесе узды. Гимназия укучылары бик матур, эчтәлекле чыгыш ясадылар. Урыннар түбәндәгечә чыкты:
10А, 10Б сыйныфлар - Гран-При ияләре булып танылдылар. 1 нче урында 5А, 5Б, 7А сыйныфлары, 2 нче урын 8Аларда, 3 нче урынны 8Б сыйныфы яулады. “Иң бердәм сыйныф” номинациясендә 6Б, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә 7Б, “Иң иҗади сыйныф” номинациясендә 6А сыйныфлары җиңде. "Иң яхшы актер” номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Гарипов Булат, "Иң яхшы актриса” булып 7 нче сыйныф укучысы Зияева Ләйсән танылды.
Бүген, ягъни 4 апрель көнне, Татар Суксуы мәдәният йортында “Наркомания, ВИЧ инфекцияләргә-урын юк!” темасы астында район больницасыннан акушер-гинеколог –Закирьянов Рөстәм Хәләф улы, эпидимиолог-Мухитова Элвира Илшат кызы, Тат. Суксу участок шифаханәсе баш табибы- Аминова Наилә Рафаел кызы катнашында укучыларга ВИЧ инфекцияләр, аларны булдырмый калу юллары, профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып барылды.
Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшереп 26 нчы апрельдә узачак “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсына әзерләнәләр. 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе- Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы җитәкчелегендә “Тукай-безнең күңелләрдә!” темасына сыйныф сәгате уздырдылар.
Мәктәптә педагогик совет утырышы үткәрелде.
1 апрель көнне Иске Кормаш авылында Зөбәер һәм Түке авылы үзешчәннәре катнашында смотр концерты булды.Концертта безнең мәктәпнең укытучылары да актив катнашты һәм үзләренең җырлары, шигырьләре, биюләре ярдәмендә тамашачыларны рухи азык белән баеттылар.Афәрин!
Укучыларның сәламәтлеген саклау буенча һәрдаим эш алып барыла. Буген авыл фельдшеры Хайбрахманова Роза укучыларга медицина күзәтүе үткәрде. Ул укучыларның сәламәтлеген тикшерде, аны саклау буенча үзенең киңәшләрен бирде.
1 апрель көнне районда узган хәрби –спорт уенында Зөбәер мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясады, күп кенә ярышларда катнашты.Ату ярышында команда беренче урынны алды, гомуми нәтиҗәләр буенча команда 5 нче урында булды.Афәрин!Җитәкчеләре-Вагизов Шамил Наилевич.