31 нче март көнне Чуракай мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең смотр концерты булып узды. Биредә безнең мәктәптән дә укучылар бик актив катнаштылар. Алар башкарган татар биюен тамашачылар бик җылы кабул итте. Һәрчак шулай сәхнәдәге кебек матур булып калуларын телибез.