Китап белән дус булырбыз

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе
2 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен "Китап белән дус булырбыз"  дигән әдәби сәгать оештырды. Китапханәче балаларны матур итеп бизәлгән китаплар  һәм  китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Нәниләр кызыклы шигырьләрне һәм әкиятләрне дә кызыксынып тыңладылар. Үзләренең яраткан китапларын сайлап алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International