Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. 1 нче апрель -Халыкара кошлар көне.

2016 елның 2 апреле, шимбә

2 нче класс укучылары башлангыч класс укучылары өчен "Кошлар - безнең дуслар" дигән бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланган иде укучылар рәсемнәр, кош оялары ясадылар. Бәйрәм иртәсе кошлар турында шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Укучылар кошлар тавышларын тыңладылар, күчмә кошлар турында презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.Бәйрәм ахырында 2 нче класс укучылары арасында "Иң матур сыерчык оясы" ясау буенча нәтиҗә ясалды һәм укучыларга грамоталар тапшырылды. ( Класс җитәкчесе Акмалова А.Х.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International