Актаныш үзәк балалар китапханәсе, “Мәрхәмәтле Татарстан. Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында үз китап укучылары арасында “Мәрхәмәтлелек!” Бу сүз нәрсә аңлата?”дигән исем астында иншалар конкурсы игълан итте.
Конкурс 1-4, 5 -7, 8 -9 сыйныф укучылары арасында узачак.
Конкурсны уздыру сроклары 1 апрельдән 23 апрельгә кадәр.
Конкурсның нәтиҗәләре 30 апрельдән дә калмый сайтка куелачак.
Балалар китапханәсендә бу темага багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук “Яхшылык эшләргә ашык!” дигән буклет та эшләнде. Конкурска нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү, шулай ук “Дуслык, тынычлык һәм яхшылык турында сөйләшик” дигән әдәби сәгать уздыру күздә тотыла.
.jpg)
.jpg)
.jpg)