ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

1 апрельдә район күләмендә “Зарница” хәрби-спорт уены уздырылды. Әлеге  уенда мәктәбебезнең 10 егет: Шайхайдаров Зәет, Шайхайдаров Заһит, Шайхайдаров Сәйдәш, Бакиров Инзил, Әхмәтов Шамиль, Әминов Шәүкәт, Мәрдәнов Айрат,  Мәрдәнов Азат, Гайнетдинов Рамазан, Мукимов Дилшат, 4 кыздан: Хоснетдинова Дилбәр, Әминова Алсу, Шәрәфетдинова Эльмира, Ибраһимова Регинлардан торган команда катнашты. Команда уңышлы чыгыш ясап 2 нче урынны яулады. Җитәкчеләре – ОБЖ укытучысы Гәрәев Наил Назыйф улы. Егетләр, кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!!!  Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

Яр Чаллы шәһәренең 78 нче лицеенда Бөтенрәсәй  күләмендә уздырылган “Пушкин укулары” булды. Безнең мәктәптән “Эссе, проза, шигырь” номинациясендә Абышева Алия катнашты. Җитәкчесе: Гыйльфанова Рәмилә Шәүкәт кызы. “Тикшеренү эше” номинациясендә Шәрәфетдинова Эльмира катнашты. Җитәкчесе: Камалетдинова Фирая Марс кызы. Алар  уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Башлангыч сыйныф укытучысы Салихова Дәйсәнә Равил кызы “Без табигать яклы” исемендәге Бөтенсоюз конференциясендә  “Саулык- зур байлык” дип аталган чарада катнашты. Табигатьне саклау темасына оештырылган  эшкәртмәсен тәкъдим итте. Сертификат һәм конференция материаллары тупланган китап белән бүләкләнде.

2 апрель көнне Чуракай  авыл  китапханәсендә  икенче  класс укучылары кунакта булдылар.

 Меңнәр мәктәбенең 4 енче сыйныф укучысы Локманова Камилә (укытучысы Акмалова Г.Х) районда  рус теленнән үткәрелгән олимпиадага  барып, 5 нче урынга лаек булды. 

 

31 март "Актаныш" спорт комплексында Актаныш муниципаль район хакимияте призына үткәрелгән татар-башкорт көрәшендә, безнең мәктәп командасыннан Гардиев Айназ 32 кг.авырлыкта 2 нче урынна ала.Айназны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Язгы ташулар, боз китүләр – табигатьнең гаҗәеп матур күренеше. Әммә бу матурлыкның һәммәбездән дә саклык тәлап итүен онытмаска кирәк.

"Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты"нда белем күтәрү курсларында.

Безнең көрәшче егетләребез, глава призына үткәрелгән ярышта уңышлы чыгыш ясадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International