2016 елның 22-25 март көннәрендә Татарстан Республикасы база мәктәпләренең җитәкчеләре укуы булды. "Отметодологии управления - к практике разработки стратегий и тактик" темасы астында узган семинарга безнең мәктәптән директор Салахов Р.З катнашты. Мәскәүдән килгән кунак - өстәмә профессиональ белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары Асмолова Любовь Мироновна чыгыш ясады. Лекция-практикумда башлангыч гомуми белем бирү сыйфаты мониторингын Белем бирү сыйфаты үзәге җитәкчесе Ковалева Галина Сергеевна анализлады.