Педагогик совет утырышы

2016 елның 2 апреле, шимбә

31 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Яшьүсмерләр арасында тәрбип бозуларны булдырмау буенча эш оештыру" темасы буенча педагогик совет утырышы узды.

Мәктәпнең социаль педагогы Шаехова Л.Г. үзенең чыгышында  яшьүсмерләр арасында тәрбип бозуларны булдырмау буенча коллективның эшчәнлеген чагылдырды, психолог Исламова М.Д. девиант  балалар белән эшләү алымнарын аңлатты, 5а сыйныфы җитәкчесе Ганиева Ф.Ф. балаларның дәрестән тыш вакытларын оештыру турында сөйләде. Директор урынбасары Гилязова Г.М. һәм мәктәп директоры Вахитов И.Р. тарафыннан III чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды һәм 4 чиреккә бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International