ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

5 апрель көнне технология укытучыларының семинары Сәфәр урта белем бирү мәктәбендә булып узды. Югары категорияле технология һәм рәсем укытучысы Рушат Фирдәвис улы 8 сыйныф укучылары белән "Агачка бизәк төшерү" темасы астында дәрес күрсәтте. Һәм үзенең укучылар белән эшләгән  эшләрен күрсәтеп китте: Пластилиннарны хәрәкәткә китереп төшерелгән  "Йомшак куян " турында әкият карап киттек. Ком ярдәмендә сүрәтләр ясауны карадык. Укучыларның юмористик видеоролигын карадык. Семинар укытучыларның чыгышлары белән дәвам итте. Иске Кормаш мәктәбеннән Газизов Гадел Фирдәвис улы чыгышта катнашты. Темасы: "Электромагнитның төзелеше һәм кулланышы".   Чыгышлардан соң методист Амиров Камиль Хәмит улы еллык нәтиҗәләр  белән таныштырды. Семинар бик эшлекле файдалы булды.

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе,  китап  укучылар арасында  “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды.

ТР Экология һәм табигый байлыклар миинистрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте.

5 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбе базасында район технология укытучыларының семинары булды.

2 нче апрель көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү  мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтелде.. Татар теле һәм әбәбияты укытучысы, китапханәче Исрафилова Ә.Р. укучыларны балалар китабы көне барлыкка килү тарихы, балалар өчен иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр белән таныштырды. Укучылар төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр.

Бурсык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды.

Кышлар үтте, язлар җитте,

Гөрләвекләр агалар.

Язның җиткәнен сиздереп,

Кайтып җитте каргалар.

 

 Озакламый сайрый башлар

Сыерчыклар, тургайлар.

Каңгылдашып казлар кайтыр,

Алардан соң - торналар...

    Март ахырында кара каргалар кайтып, язның беренче хәбәрләрен алып килсәләр, 2 апрель көнне сыерчыкларны күреп шатландык. Без җылы яктан кайтучы кошларны каршыларга әзер. Укучылар хезмәт дәресләрендә һәм өйдә әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясадылар. Рәхим итегез, кошкайлар!

6 апрель көнне Зөбәер балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Зөбәер төп гомуми белем бирү китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды.Китапханә һәм  китапханәче һөнәре турында сөйләде.Балалар китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштылар.Балаларга бик ошады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Милли көрәшне популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Актаныш районында Актаныш муниципаль район Башлыгы призына  татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды.
 

Югары Яхшый мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International