ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 апрель көнне Зөбәер балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Зөбәер төп гомуми белем бирү китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды.Китапханә һәм  китапханәче һөнәре турында сөйләде.Балалар китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштылар.Балаларга бик ошады.

 

Чуракай мәктәбендә бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачагым" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелә.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче Шагалиева Айзилә, Фахразиев Раяз, "Тулпар" триосы, "Күбәләк" вокаль ансамбле Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган Россия күләмендәге "ЧУДО-ПЕСЕНКА" бәйгесендә I, II,  III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны бакчаның музыка җитәкчесе Чекалина Гүзәлия Фирдәвис кызы әзерләде.

7 апрель –Сәламәтлек көне. Шул уңайдан, бүген мәктәптә Богады, Яхшый ,Зөбәер мәктәбе укучылары катнашында баскетбол ярышы узды.Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы беренче урынны алды.

 6 апрель көнне Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча методист Л.Ш.Равефова һәм районның яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында “Яшь укытучылар мәктәбе” булып узды. Киңәшмә барышында яшьләрне борчыган мәсьәләләр, уку-укыту эшчәнлегендә туган авырлыклар уртага салып сөйләшенде. Т.М.Хафизованың “Республика олимпиадаларына әзерлек” һәм А.М.Шәемованың “ Фәнни-гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре” дигән темага чыгышлары тыңланды, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилееына багышлап әзерләнгән ачык чара каралды. Семинарда  безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шайхразиева Фәрдүнә дә катнашты.

Сәламәт яшәү рәвеше пропогандалау максатыннан мәктәптә күңелле старталар уздырылды

Ералаш

Мәктәптә "Ералаш" дип аталган  акция  башланып китте.  Барлык  класс укучылары кызыклы сюжетлар төшерү  белән  шөгыльләнә. Кемдер үзен төшерүче, кемдер режиссер, ә кемдер актер ролендә  сыный. Уңышлар безгә!

 

Иске Кормаш мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.

2016 ел Татарстан Республикасында “Сулыкларны саклау” елы уңаеннан Күҗәкә мәктәбендә һәр класс сулыклар макеты ясады. 4.04. көнне конкурсның мәктәп этабына йомгак ясалды. 5 класс укучылары җиңүче дип табылды. Класс җитәкчеләре Салахова Д.И. җитәкчелегендә бу классның эше район этабында чыгыш ясаячак.  Эшне Фазлиева Зәйнәп тәкъдим итәчәк.

Шул уңайдан китапханәдә "Күңелләрдә мәңге яши" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International