7 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-5 класс укучылары арасында күңелле стартлар ярышы үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, укучыларның социаль активлыгын күтәрү һәм сәламәтлеген ныгыту, гомуммилли культура элементының бер өлеше буларак физик тәрбиягә җәлеп итү. Класстан тыш вакытларда физик тәрбия эшчәнлеге арттыру, укучыларның физик әзерлеген билгеләү һәм контрольдә тоту, укучыларның сәламәтлекләрен ныгытуга игътибар зур бирелә.Шуңа күрә дә әлеге чара бик зур әзерлек һәм югары оешканлык белән уза. Бу чарада 2- 5 класс укучылары үзләренең булган мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Чара барлык укучыга да ошады.