2016 ел Татарстан Республикасында “Сулыкларны саклау” елы уңаеннан Күҗәкә мәктәбендә һәр класс сулыклар макеты ясады. 4.04. көнне конкурсның мәктәп этабына йомгак ясалды. 5 класс укучылары җиңүче дип табылды. Класс җитәкчеләре Салахова Д.И. җитәкчелегендә бу классның эше район этабында чыгыш ясаячак. Эшне Фазлиева Зәйнәп тәкъдим итәчәк.