6 апрель көнне МБББУ "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендәэшчәнлекле юнәлешне оештыру" темасы буенча башлангыч укытучылары Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләренә ачык дәресләр күрсәттеләр. Соңыннан дәресләргә үзанализ, анализ, фикер алышулар булды.
Республика күләмендә 25 апрельдә 9 класс укучылары татар теленнән БРТ тапшырачак. Бүген Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.
Зөбәер мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.Афәрин!
Бурсык мәктәбендә "Тукай көннәре" үткәрелә
Мәктәптә химия, биология, география атналыгы кысаларында 5-8 класс укучылары арасында ярыш узды. Укучылар ике командага бүленделәр һәм көч сынаштылар. Географик атамалар, елга һәм күл, шәһәр исемнәре һ.б. буенча белемнәрен барладылар. 38,5 балл җыеп "Кара диңгез" командасы беренчелекне алды.
География, биология, химия укытучысы Гыйбадуллина Рәзилә Наил кызы тарафыннан атналыкка старт биреп, план белән таныштырылды. Беренче көнгә куелган план нигезендә кош ояларына конкурс билгеләнгән иде. Конкурста укучылар актив катнашты.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә өмәләр үткәрелә башлады. Укучылар дәрестән соң территорияне тырмалыйлар, чүптән арындыралар. Өйләренә кайткач та бу эшне дәвам итеп ишек алларында, бакчаларда эшлиләр.
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тукай айлыгы” кысаларында мәктәптә башлангыч класс һәм 5 класс укучылары арасында Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча конкурса әзерлек бара. Тукайның “Таз”,“Эш беткәч уйнарга ярый”, “Акбай” әсәрен сәхнәләштерделәр. Җиңүче класс район этабында катнашачак.
6 апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында балаларны ике теллелеккә өйрәтү кысаларында рус телендә “Петушок-золотой гребешок” дигән күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Каникул вакытында мәктәптә өмә.