ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Без ГТОга әзер” акциясе узды.

Актанышта гомер итүче тыл  ветераны Вәлиханова Сәхия Вәлихан кызы 2016 елның 7 апрель көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 

Киров урта мәктәбендә 4-9 апрель көннәрендә биология һәм экология атналыгы үткәрелә. Атналык кысасында 7 апрель көнне 5-11 класс укучылары "Валеология на страже здоровья" (Аглямова А. 8 кл.) һәм "Лишайниклар һәм биондикация" (Бикемова Г. 11 кл.) проект эшләре белән таныштылар ( җитәкчесе Мәгъдәнурова Г.Х)

Бүген, мәктәбебезнең янгынга каршы оештырылган "Ялкын" отряды белән бергә, Пучы авылындагы янгын сүндерүчеләр оешмасында экскурсиядә булып кайттык. Безне бүлек җитәкчесе  Яхин Искәндәр каршы алды һәм оешмада булган барлык янгын сүндерү машиналары белән таныштырып, алар белән эшләү кагыйдәләрен өйрәтте һәм укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады. 

Бүген 7 апрель көнне, дәресләрдән соң   "Муса Җәлил" балалар оешмасы  белән, Пучы авылындагы картлар йортында тәрбияләнүче Нагыймова Гәмбәрия әбинең хәлен белеп кайттык. Ул безнең укучыларыбызны үзенең үткән тормышы, сакланган фотолары белән таныштырды. Укучыларыбызга әлеге очрашу бик ошады.

Кыр - Каентүбә авылында калфак чиктеләр.

5 апрель көнне мәктәпнең егетләр командасы Киров мәктәбендә үткәрелгән баскетбол ярышында катнашып кайтты.

 

Иске Балтач авыл клубында балалар белән "Кесә телефоны дусмы, дошманмы?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Иске Балтач авыл клубында балалар өчен кошлар көненә багышлап "Канат очларына элеп яз китерә ич алар" дигән кичә үткәрелде. 

 

                     Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй “Мы готовы к ГТО” акциясе кысасында “Готов к труду и обороне” темасы буенча бердәм дәрес узды. Әлеге дәрестә барлык укчылар да катнашып, тема буенча бик күп файдалы мәгълүмат  һәм  кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International