Бүген 7 апрель көнне, дәресләрдән соң "Муса Җәлил" балалар оешмасы белән, Пучы авылындагы картлар йортында тәрбияләнүче Нагыймова Гәмбәрия әбинең хәлен белеп кайттык. Ул безнең укучыларыбызны үзенең үткән тормышы, сакланган фотолары белән таныштырды. Укучыларыбызга әлеге очрашу бик ошады.