6че апрель көнне Актанышның беренче мәктәбе базасында егетләр арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды.
Мәктәптә "Иң яхшы кош оясы" буенча конкурс үткәрелде. Әлеге конкурста сыерчык ояларын әтиләре ярдәме белән ясаган башлангыч класс укучылары да, үз куллары белән ясаган югары класс укучылары да катнашты. Сыерчык оялары урманчылык хуҗалыгына тапшырылды. Ә "Кошлар көне" исеме астында үткән класстан тыш чарада укучылар кошларның урманны саклаудагы ярдәме белән таныштылар.
7 апрель көнне мәктәптә "Ихлас" психологик үзәге педагог - психологы Гимадиева Ф.Ф. белән очрашу үткәрелде.
6 нчы апрель көнне мәктәптә 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Һәр фән иясе укучыларны ОГЭга әзерләүләре турында ата-аналарга аңлаттылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
5 апрель көнне мәктәптә биология укытучысы Гилванова Н.Х. җитәкчелегендә "Кошлар көне" билгеләп үтелде. Кичә кошлар тормышыннан алынган кызыклы фактлар турында презентация карау һәм табигатьтәге экологик проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү белән үрелеп барды.
Дәүләт башлыгы россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Барганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр,китапханәче Рәзинә апаның китапларның күптөрлелеге,аларны саклау турында киңәшләрен тыңладылар.Тукай әсәрләреннән күргәзмә белән танышып, аның әсәрләре белән таныштылар.
Бакчабызда табигать почмагында чәчәк үсентеләре тишелеп чыккан.Аларны аерып утыртырга,су сибәргә кирәк.Гөлләрне тәрбияләү тузаннарын сөртеп,туфракларын йомшарту-безнең яраткан эшебез.Тәрәз төбендә тәҗрибәләр үткәрү тагын да кызыклырак.
Уен коралларында уйнау балаларның музыкаль белемен генә үстереп калмый, халык көйләренә,аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Шуны истә тотып,музыка укытучысы Фәррахова Айзарә Тукай көненә балаларга җырларны уен коралларында уйнарга өйрәтә.
Бакчабызда “Тукай әсәрләреннән яраткан герой”ны тасвирлаучы кул эшләренә конкурс игълан ителде.Төрле материаллардан эшләнмәләрне көтеп калабыз.Уңышлар!