Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 8 апреле, җомга

Мәктәптә "Иң яхшы кош оясы" буенча конкурс үткәрелде. Әлеге конкурста сыерчык ояларын әтиләре ярдәме белән ясаган башлангыч класс укучылары да, үз куллары белән ясаган югары класс укучылары да катнашты. Сыерчык оялары урманчылык хуҗалыгына тапшырылды. Ә "Кошлар көне" исеме астында үткән класстан тыш чарада укучылар кошларның урманны саклаудагы ярдәме белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International