4 апрель көнне Иске Балтач авыл клубында балалар өчен кошлар көненә багышлап "Канат очларына элеп яз китерә ич алар" дигән кичә үткәрелде. Чара барышында кошлар турында мәгълүмат бирелде. Балалар табышмакларга, кызыклы сорауларга дөрес җавап бирделәр, уеннарда актив катнаштылар.