7 апрель көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Без ГТОга әзер” акциясе узды. Әлеге акция ел саен уза торган бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында уза һәм яшьүсмерләрне, балаларны физик активлыкка мотивацияләү, сәламәт яшәү рәвешенә ияләштерү максатыннан оештырыла.
Акция кысаларында мәктәптә түбәндәге чаралар уздырылды: класс сәгатьләре, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, рәсем һәм плакат конкурсы, ГТО сынауларын биреп карау.
Чаралардан фотолар белән танышырга мөмкин: Фоторепортаж