География, биология, химия укытучысы Гыйбадуллина Рәзилә Наил кызы тарафыннан атналыкка старт биреп, план белән таныштырылды. Беренче көнгә куелган план нигезендә кош ояларына конкурс билгеләнгән иде. Конкурста укучылар актив катнашты. 14 сыерчык оясы арасында 2 класс укучысы Хәсәнов А. беренче урын, 2 класс укучысы Кашапов И., 8 класс укучылары Хәбетдинов Н., Гыйлфанов Ф., 7 класс укучысы Хәбетдинов Р. икенче урынга лаек булдылар.