6 апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында балаларны ике теллелеккә өйрәтү кысаларында рус телендә “Петушок-золотой гребешок” дигән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Кичәгә балаларның әниләре чакырылды. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, рус халык җырларын, уеннарын уйнадылар, биеделәр, табышмакка җавап таптылар, Әтәчкә ярдәм итеп тавыкны табарга булыштылар.
Күңел ачу кичәсеннән әниләр канәгать калдылар, балаларның чыгышына уңай бәя бирделәр.