Дәрестән соң 7-8 кл егетләре “Оста куллар” түгәрәгендә техник иҗат конкурсында катнашу өчен әзерләнәләр. Алар янгын сүндерү машинасы макетын ясыйлар. Технология укытучысы Шәехов Ә.Ә. укучыларны макет ясау серләренә өйрәтә.
Байсар мәктәбе командасы баскетбол буенча зона ярышларында 2 урынны яулады
2016 нчы елның 6 апреленнән 10 ынчы апреленә кадәр Алабуга шәһәрендә бокс буенча республикакүләм “Динамо җәмгыяте беренчелегенә ” турнир уздырыла.
Актаныш кадет интернат-мәктәбе тәрбиячеләре Корбанова Ә.Ф. һәм Корбанов К.М. дәрестән тыш чараларга методик эшкәртмәләренә рецензия алдылар.
Чуракай авыл китапханәсендә Мәрьям Бадикованың кул эшләреннән күргәзмә эшләнде.
5 апрель көнне Киров урта мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары булып узды.
1б сыйныфы укучылары районыбызның “Туган якны өйрәнү музее” на экскурсиягә барды.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Нурлыева Илфия, инглиз телендә язылган “Кунакта –яхшы, ә өйдә – тагын да яхшырак” иҗади эше белән катнашып, халыкара күләмдә үткәрелгән “Евроконкурс” “Россия байлыклары”- “Кече илем, халкым, традицияләр” конкурсында “ Әдәби иҗат. “Минем йөрәгем һәрвакыт синең белән, туган ягым...” номинациясендә җиңүче булды. Җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова. Котлыйбыз!