1б сыйныфы укучылары районыбызның “Туган якны өйрәнү музее” на экскурсиягә барды. Музей хезмәткәрләре укучыларны Актаныш районының тарихы белән таныштырды. Туган ягыбыз табигатендә яшәгән хайваннар, кошлар турында сөйләделәр. Шулай ук, борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше, кулланган эш коралларын карадылар. Шушы җирлектә туып-үскән районыбызның данлыклы кешеләре белән дә кызыксындылар. Музей хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, күңелләрендә бик озак сакланырлык хис-тойгылар белән кайтып киттеләр.