Зөбәер мәктәбе яңалыклары

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

 6 апрель көнне Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча методист Л.Ш.Равефова һәм районның яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында “Яшь укытучылар мәктәбе” булып узды. Киңәшмә барышында яшьләрне борчыган мәсьәләләр, уку-укыту эшчәнлегендә туган авырлыклар уртага салып сөйләшенде. Т.М.Хафизованың “Республика олимпиадаларына әзерлек” һәм А.М.Шәемованың “ Фәнни-гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре” дигән темага чыгышлары тыңланды, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилееына багышлап әзерләнгән ачык чара каралды. Семинарда  безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шайхразиева Фәрдүнә дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International