11 апрель көнне яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының “Кайнар йөрәкләр” смотр-конкурсының муниципаль этабы узды.
8 апрель көнне район мәдәният йортында район үзешчәннәр смотр концертының йомгаклау туры булып үтте.Бу концертта Уразай авылы үзешчәннәре дә матур чыгышлары белән район тамашачысын сөендерделәр.
12 апрель Аккүз авыл китапханәсендә космонавтика көненә багышланган кичә үтте.
9 нчы апрель көнне Башкорстан Республикасы Яркәй шәһәрендә волейбол буенча төбәкара ярыш булып узды. Бу ярышта безнең районнан Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы катнашты. Алар төрле төбәкләрдән килгән 9 команда белән көч сынашып, 5 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре: Мансуров Рузиль Касыйм улы.
11 нче апрель көнне Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы Такталачык мәктәбендә узган "Горячие сердца"конкурсында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Укучылар ягын куркынычсызлыгын кисәтү буенча үзләренең белемнәрен барладылар, төрле практик күнегүләр үтәделәр.
Безнең балалар Киров авылы китапханәсендә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән чарада катнаштылар.
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан буген, 12 апрель көнне, мәктәптә "Ю.Гагарин белән 108 минут!” исемле ачык чара булып узды.
Уразай мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында эш башлап җибәрделәр.11 апрель көнне алар балалар мәйданчыгын чүп-чардан чистарттылар.
11 апрель көнне "Кайнар йөрәк" яшь янгын сүндерүче дружиналары Бөтенроссия смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде .