ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

"Космонавтика көне"

Безнең мәктәптә каен бөресе һәм нарат күркәсе җыю буенча бәйге игълан ителде. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә актив катнашып киләләр. Башлангыч класс укучыларына әти-әниләре ярдәм итә.

12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108минут" акциясее үтте. Аны физика укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович үткәрде. Ул укучыларны Юрий Гагарин тормышы, батырлыгы , Россиядә космонавтика үсеше белән таныштырды.

6-10 апрель 2016 ел Алабуга шәһәрендә  бокс буенча республика турниры узды. 

11 апрельдә кадет интергнат-мәктәбендә директорлар янындагы киңәшмәсе узды. 

 

11 апрельдә Такталачык  мәктәбендә үткәрелде Бөтенроссия смотр-конкурста яшь янгын сүндерүче дружиналар "Кайнар йөрәк" үткәрелде. 


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Урамда яз исе. Күңел табигатькә ашкына.  Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гынатүгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик  актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары да каен бөресе җыеп тапшырдылар. Әлеге чарада 2-9 класс укучылары бик актив катнашты.

8 апрель көнне Теләкәй авылы үзешчән сәнгать коллективы,район мәдәният йортында узган район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концертында чыгыш ясады.

Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Исемдә калганнар" автобиографик повестен кычкырып уку оештырылды.

Кояш карау белән кар астыннан “эшләр” чыгып кына тора. 9 апрель көнне Татар Суыксу  авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре даими рәвештә өмәдә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International