Урамда яз исе. Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гынатүгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары да каен бөресе җыеп тапшырдылар. Әлеге чарада 2-9 класс укучылары бик актив катнашты.