Бөтенроссия "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Гөлинә Гран-при иясе булды һәм Диплом, сертификат белән бүләкләнде. Эше "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахында басылды.
12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55 елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут " акциясе үтте.
8 класс укучысы Мукимова М. "Малые Давыдовские чтения" республика конкурсында катнашты.
Башлангыч класс укучылары "Яңгыравык шигырь тамчылары" республика конкурсында актив катнаштылар.
11 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” уен- бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 30 укучы катнашты. Эшләр бәйгене оештыру үзәгенә җибәрелде.
1961 нче елның 12 нче апрелендә кешелек үз үсешендә космик эрага аяк баса. Бу көндә Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккә очыш ясый. Без, Аккүз мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гагарин декадасы кысаларында күп кенә конкурслар, викториналар үткәрдек. Кул эшләренә күргәзмәләр оештырдык, рәсем конкурсы үткәрдек. Иң мавктыргычы актлар залында үткән "Юрий Гагарин белән108 минут" дигән кичә булды. Кичәне физика укытучысы А.К.Ямалова оештырды.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Гагарин белән бергә108 минут" республика акциясенә кушылып төрле чаралар узды. Укучылар галәм серләре турында үзләренең белемнәрен арттырдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. нәниләргә технология кабинетындагы авиамодельләргә нигезләнеп, беренче космонавтның галәмгә күтәрелү тарихы белән таныштырды. Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында Космонавтика көненә карата рәсемнәр ясадылар.
Мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналарны 3 нче чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, класстан тыш эшчәнлек буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары таныштырды. Биология укытучысы Гилванова Н.Х. "Ата-аналарга психолог киңәшләре" темасына чыгыш ясады һәм ата-аналар белән тест үткәрде.