12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Шул уңайдан буген, 12 апрель көнне, мәктәптә "Ю.Гагарин белән 108 минут” исемле ачык чара булып узды. Чараны 6 класс җитәкчесе Шаймухаметова Р.Р. әзерләде һәм үткәрде. Укучылар Юрий Гагаринның балачагы, үсмер чоры һәм космонавт булып галәмгә очу чорлары белән таныштылар һәм аның тере сөйләмен тыңладылар.