11 апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Кайнар йөрәк" яшь янгын сүндерүче дружиналары Бөтенроссия смотр-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде . Безнең мәктәпнең 7-10 сыйныф укучылары Сафиуллин Салават, Саматов Илһам, Акакиева Артем, Ялалов Наил, Галлямова Айдар, Газизянов Азат, Шәрипов Булат, Мортазин Дамир, Галиева Альмир, Харисов Нурсолтан составындагы "Алмаш" дип исемләнгән яшь янгын сүндерүчеләре дружинсы I нче урын яулады һәм бәйгенең республика этабына үтте. Афәрин, егетләр! Сез иң яхшылар! Җитәкчеләре: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мансуров Альберт Мирхатович, педагог-оештыручылар Зарипова Гөлнур Габитовна һәм Әмирова Алсу Анфасовна.