11 апрель көнне яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарының “Кайнар йөрәкләр” смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге чарада стендларга күргәзмә оештарылган иде. Һәр команда актлар залында үзләренең эшчәнлеге турында әзерләнгән визит карточкалары һәм видеороликлары белән таныштырдылар. Соңыннан исә спорт залында тезелеп тигез атлау буенча күнекмәләрен күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә иң кызыклысы эстафета булды: 100 метрга йөгерү, хәрби кием кию, каршылыклар буен үтү, янгын сүндерү җайланмасын тотып йөгерү, аркан тарту. Икенче мәктәп командасы бу ярышта 2 урын яулады. Котлыйбыз!