9 нчы апрель көнне Башкорстан Республикасы Яркәй шәһәрендә волейбол буенча төбәкара ярыш булып узды. Бу ярышта безнең районнан Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы катнашты. Алар төрле төбәкләрдән килгән 9 команда белән көч сынашып, 5 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре: Мансуров Рузиль Касыйм улы.