Мәктәптә Габдулла тукайның тууына 130 ел уңаеннан "Сәгатьтә һәм музыкада Г.Тукай образы" темасына иншалар бәйгесе игълан ителеп, иң яхшы дип табылган эшләр муниципаль турга җибәрелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елны "Су саклау зоналары елы" - дип игълан ителу турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшэү мөхитен саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста 4 класс укучысы Хазипов Әсхәт катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнеп кайтты.Җитәкчесе Гараева Г.Ә.
Укырга, укырга һәм укырга!
14 апрель мәдәният хезмәткәрләре район мәдәният йортында Х.Вахитның "Кияүләр" спектаклен карады
Мәктәп директоры Д.Д.Гарипов 11-12 апрель көннәрендә Азнакай районы Сарлы мәктәбендә укуларда булып, педагогик эшчәнлек тәҗрибәсен өйрәнеп кайтты.
Яңа Әлем мәктәбе командасы,егетләр арасында үткәрелгән баскетбол ярышында,2 урынга лаек булыды
Яңа Әлем мәктәбе 7 сыйныф укучысы Исламхузин Риназ сулыкларны саклау елы уңаеннан үткәрелгән макетлар конкурсында катнашып кайтты.
Халык табиблары язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак,ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Бу атнада дару үләннәре - каен бөресе җыюда Зөбәер мәктәбе укучылары катнаштылар.Укучыларга агачларны сындырмыйча һәм аларга зыян салмаска кирәклеге аңлатылды.
Яңа Әлем мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр отряды ярышта катнашып кайттылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елны Су саклау зоналары елы дип игълан ителү турындагы указга кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга җәлеп итү буенча укучылар арасында макетлар конкурсы игълан ителде. Бу конкурста Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ясаган макет II урынны алды. Макетны якладылар - Хазиева А. (5 класс), Мансуров Г. (6 класс). Җитәкчеләре технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. һәм Низамов Р.Т.
Башлангыч сыйныф укучылары да бу конкурстан читтә калмадылар. Алар ясаган макет конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнеп кайтты. Макетны Габдуллина А. , Марданова А. яклады. Җитәкчеләре : Исламова А.Ф.
Булдырдыгыз! Уңышлар телибез сезгә.