ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

13-14 апрель коннэрендэ Югары Яхшый мэдэният йорты хезмэткэрлэре омэдэ булдылар.

14 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үтте.

13 апрель көнне   кичке якта “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар “б” төркеме балалары, әти-әниләр, төркем тәрбиячеләре “Бүләк” урманында  “Аю” янында  “кунакта”  булдык.

 

Бу көннәрдә мәктәп укучылары каен бөресе җыялар. 

 

13 апрель көнне  мәктәптә "Күңелем Тукай белән сөйләшә"  темасына  татар теле  укытучысы Нургалиева Венера Нәҗип кызы  ачык  чара  үткәрде. Кичә  "кунаклары" 6 нчы класс укучысы  Солтанова Фирүзә-журналист, ә Тукай  ролендә 4 класс  укучысы Салихҗанов Марат бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тормышы, иҗаты  турында  тыңлаучыларга  бай  мәгълүмат  җиткерделәр.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Су саклау зоналары елы уңаеннан үткәрелгән районкүләм рәсем конкурсында теләп катнаштылар.  Йомгаклау тантанасында 2 класс укучысы  -Г. Газетдиновага, 5 нче класс укучысы И.Гаязовка сертификат  тапшырылды. 7нче класс укучысы И.Шакирова җиңүче исеменә лаек булды.

14 апрель көнне Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү  мәктәбендә волейбол буенча кызлар арасында зона ярышы булды. Бу ярышта Пучы урта гомуми белем бирү  мәктәбе командасы белән Тат. Суыксу урта мәктәбе командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә  Тат. Суыксу  урта мәктәбенең кызлар командасы I урынга лаек булды. Җитәкчеләре : Мансуров Р.К. Кызларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән 2016 ел - Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары Татарстанда сулыкларны саклау елы уңаеннан күп кенә район конкурсларында актив катнаштылар. 3 нче клсс укучысы Г.Шәрипов - II урын (Җитәкчесе Э.Ф.Гарипова), 7 нче класс укучысы Магданова Алинә - I урын (Җитәкчесе : Р.Д.Гарипова) яуладылар. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!

 13 нче апрель көнне, укытучылар командасы Актанышта Космонавтика көне уңаеннан оештырылган ату ярышында катнашып кайттылар.

Район күләмендә кызлар арасында  үткәрелгән  баскетбол  ярышында, Зөбәер  мәктәбе  командасы 1 урынга  лаек  булып, грамота  белән бүләкләнде. Җитәкчесе-Султанов Н.Р.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International