13 нче апрель конне Иске Байсар мэдэният йорты хезмэткэрлэре хэм учреждение хезмэткэрлэре омэгэ чыктылар.
Бүген, 15 нче апрель көнне Әҗәкүл балалар бакчасында әти-әниләр өчен ачык чара үткәрелде.
Иске Балтач авыл клубында "Тукайны укыйбыз" дигән чара үткәрелде.
Иске Балтач авыл клубында балалар өчен "Авылым елгалары" дигән чара үткәрелде.
14 апрель көнне мәктәп укучылары белән, шагыйребез, Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, әңгәмә уздырылды. Балалар белән бергәләп шагыйрьнең биографиясен, аның авыр тормыш юлын искә төшереп үттек. Фотосүрәтләр карадык, сорауларга җавап бирдек.
13 нче апрель көнне 2в сыйныфы укучылары Туган як музеенда экскурсиядә булдылар.
“Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”да зурлар төркемендә кызыклы физик- сәламәтләндерү чаралары һәрдаим үткәрелә.
13-14 апрель көннәрендә балалар бакчасы хезмәткәрләре юл буйларын чүп-чардан һәм корыган ботаклардан чистарту өмәсендә катнаштылар.
14 апрель конне Югары Яхшый мэдэният хезмэткэрлэре К. Тинчуриннын " Кияулэр" музыкаль комедиясен карадылар.
“Язның бер көне ел туйдыра” ди халык. Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек күптәннән башланган иде инде: кабинетларда помидор, борыч, чәчәк үсентеләре утыртылды. 15 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә оештырылды:укучылар һәм укытучылар мәктәп яны территориясен чистарттылар, теплицаның түбәсе яңарттылар.
Берәүләр өчен язгы бакча эшләре мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар. Безнең өчен дә язгы бакча эшләре күңелле бер мәшәкать кенә!