Актаныш 1 нче санлы мәктәбе яңалыклары. Әҗәкүл балалар бакчасында.

2016 елның 15 апреле, җомга

Бүген, 15 нче апрель көнне Әҗәкүл балалар бакчасында әти-әниләр өчен ачык чара үткәрелде. Кунакларны бакча мөдире Имамова Гөлназ Ринатовна каршы алды. Тәрбияче Миннахметова Нәкыя Хамбаловна балалар белән рус теленә әзерлекне күрсәтте. Төркемнәргә төрле яшьтәге бабалар йөрүенә карамастан, алар бик югары дәрәҗәдә әзерлекле. Әзерлек төркеме балалары һәм алардан кечерәкләр рус телендә яшелчә, җиләк-җимеш атамаларын бик яхшы өйрәнгән. Шулай ук, алар ата-аналар игътибарына рус телендә куелган спекталь тәгъдим иттеләр. Чара бик матур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International