Уразай мәктәбе яңалыклары

2016 елның 15 апреле, җомга

 

“Язның бер көне ел туйдыра” ди халык. Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек  күптәннән башланган иде инде: кабинетларда  помидор, борыч, чәчәк үсентеләре утыртылды. 15 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә оештырылды:укучылар һәм укытучылар  мәктәп яны территориясен чистарттылар, теплицаның түбәсе яңарттылар.

    Берәүләр өчен язгы бакча эшләре мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар. Безнең өчен дә  язгы бакча эшләре күңелле бер мәшәкать кенә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International