Әзерлек эшләре , уйналасы уеннар, сюрприз момент, төркем тәрбиячеләре Вазиева Хәния Минҗанова, Хазиева Венера Мазгаровна, музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан, кече тәрбияче Ахметдинова Рәйсә Мирзануровна тарафыннан алдан ук планлаштырылды.
Бу көнне язгы табигать тә мәрхәмәтле иде. Кояш үзенең җылы нурлары белән балаларны иркәләде.Ә Бүләк урманы аларны бик теләп үз кочагына сыендырды. Тирән йокысыннан “Аю” да көчкә уянып, балаларны каршылады. Аюны күреп балалар бик шатландылар. Аның белән танышу теләкләре көчле иде. “Танышу” , “Аю һәм балалар” хәрәкәтле уенын аның белән бик теләп уйнадылар. Бу уеннар балаларның кәефләрен күтәреп җибәрсә дә , Аю никтер арып китте. Ул ял иткән арада балалар аңа кыш буена өйрәнгән “Куш кулым”, “Яшел яулык”, “Чума үрдәк- чума каз”, “Түбәтәй” татар халык җырлы уеннарын бүләк иттеләр. Аюның да балалар белән генә түгел, әти- әниләре, дәү әниләре белән дә шаяру, уйнау теләге артты. Ул аларны ярыш уеннарына чакырды. “Атлы”, “Шарларны ташы”, “Кошлар ояда” хәрәкәтле уеннарында әти-әниләр, дәү әниләр бик теләп катнаштылар.Балалары белән бергәләп кәеф ачтылар. Үзләре дә сизмәстән сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Саф һавадагы файдалы ялыбыз уңган әниләрнең зур әзерлекле мул чәй табыны артында дәвам итте. Бигрәк тә Мусин Саматның дәү әнисе Фәнүзә апа пешергән тәбикмәк, Гарипов Тимурның дәү әнисе Венера апаның тәмле чәе, телне йотарлык итеп пешергән пиццасы, чәй тәмнәре барлык әниләргә, балаларга да җитте. Барысы да бик яратып авыз иттеләр.
Үз чиратында төркем тәрбиячеләре дә зур оешканлык белән килгәнннәре өчен ата-аналарга , “Аю” ролен оста башкарган Шайхутдинова Гөлчәчәккә
зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Табигатьтә рәхәтләнеп утыруның мизгелләрен фотога төшерделәр.
Балалар, әти - әниләр Аюга, чәй тәмнәренә, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.Табигатьтәге ялыбыз бик күңелле үтте. Төркемдәге үзара дуслыгыбыз дәвамлы булса иде.